Урыссу балалар сәнгать мәктәбендә Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты узды.
Тамашачыга концерт программасының утыздан артык номеры тәкъдим ителде. Мәктәп укучылары, фортепиано, халык һәм вокал бүлекчәләренең талантлы яшьләре ата-аналар һәм укытучылар алдында балалар сәнгать мәктәбе сәхнәсендә дулкынлану һәм шатлык белән чыгыш ясадылар. Концерт кызыклы һәм дулкынландыргыч булды.