Идел буе Болгар дәүләте халыклары тарафыннан Ислам кабул ителүгә 1100 ел тулуга багышланган.
Анда Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге вәкиле Камил Ибраһимов, Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов катнашты. Сәламләү сүзе белән Баулы муниципаль районының мәдәният бүлеге начальнигы Рәмзия Моратова чыгыш ясады. Ул Рәссамнар берлеге вәкиленә Рәхмәт хаты тапшырды һәм бу иҗат берләшмәсенең безнең районның Туган якны өйрәнү музее белән хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә Баулы халкы зур шәһәрләрдә яшәүчеләрдән дә артыграк гүзәлеккә якыная алуын билгеләп үтте.
Балалар сәнгать мәктәбенең «Камертон» скрипкачылары ансамбле (җитәкчесе Айгөл Вәлиуллина), «Инсаният» ансамбле (җитәкчесе Римма Яруллина) чыгышлары бәйрәмнең матур бизәкләре булды.
Россиялеләр тормышында Ислам роле турында Әнвәр хәзрәт Хәмитов бик кызыклы сөйләде.
Рәссамнарга үзенчәлекле бүләк тапшырган Әнисә Биктимерова музейга килүчеләрне тагын бер тапкыр сокландырды.
Күргәзмәне тәкъдим итү җылы дустанә шартларда узды.