23 ноябрьдә Әлмәт шәһәрендә «Укучыларның ФГ дәрәҗәсен күтәрү: педагогик практика гамәлдә» дип аталган зона семинары узды.
Татарстан Республикасы Ютазы районы Урыссу гимназиясе югары квалификацион категорияле математика укытучысы Динар Нур улы Арасланов "Математик мәсьәләләр мисалында укучының уку грамоталылыгы» темасы буенча чыгыш ясады. Чыгышның максаты -хезмәттәшләрне математика дәресләрендә эшләү алымнары белән таныштыру. Үзенең мастер-классында ул укучыларның математик грамоталылыгын үстерү максатында билгеле бер мәгълүматны башка фразалар белән әйтү һәм тулыландыруюлы белән дәреслекләрдә тәкъдим ителгән мәсьәләләрне ничек җиңел чишәргә мөмкин булуы турында аңлатты. Хезмәттәшләре игътибарына укытучы 2 мәсьәлә тәкъдим итте, аларда табигый бәян итү ысулы - абстракттан конкретка килү ысулы.