Районның балалар бакчаларында сөекле әниләр өчен бәйрәм үткәрелә

2022 елның 25 ноябре, җомга

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә илебез иң искиткеч, игелекле, назлы һәм иң яратканнарыбыз - әниләребез бәйрәмен билгеләп үтә.

Урыссу шәһәренең 1нче һәм 3нче балалар бакчаларында әлеге истәлекле көнгә багышланган бәйрәм концерты булып узды. Кадерле әниләргә багышланган шигырьләр, җырлар һәм биюләр белән балалар үзләренең әниләрен ихлас яратуларын күрсәтте һәм рәхмәт хисләрен җиткерде.

Барысы да күтәренке кәеф һәм уңай эмоцияләр алды. Күзләр бәхеттән балкып торды. Бәйрәм ахырында балалар әниләренә үз куллары белән ясалган бүләкләр тапшырдылар.

Әниләр көне уңаеннан Урыссуның 1нче балалар бакчасында логопед төркемендә әниләр өчен «Телеңне йотарлык» дигән кулинария конкурсы оештырылды.

Әниләр үзләренең кулинария сәләтләрен күрсәттеләр һәм вакытларын балалары белән күңелле үткәрделәр. Конкурс ахырында барлык әниләр дә дипломнар һәм татлы призлар алдылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International