Пәнҗешәмбе, 24 ноябрьдә, чираттагы гражданнар җыены Иске Урыссу һәм Әбсәләм авылларында узды

2022 елның 28 ноябре, дүшәмбе

Иске Урыссу. Урыссу авыл җирлеге составына Аксакүл, Байлар, Какылы-Күл, Исмәт тимерьюл разъезды һәм Иске Урыссу торак пунктлары керә. Җирлек башлыгы Фәния Әминова үзара салым акчасына башкарылган эш нәтиҗәләре белән таныштырды. Алар слайдта күрсәтелде. Район башлыгы Аяз Шәфигуллин билгеләп үткәнчә, бу җирлектә шактый эшләр башкарылган. Иске Урыссуда Хәтер скверы формасы һәм эчтәлеге буенча искиткеч булган. Әлеге һәйкәлне һәм аның тирәсендәге территорияне җирлекнең истәлекле урыннарына керә дип кыю рәвештә әйтергә була, чөнки аның төзелешендә җирле халык акчалары – үзара салым, откан грант, җирлектән чыккан меценатларның финанс ярдәме файдаланылган. Төзекләндерелгән чишмә дә искеурыссулыларның горурлыгы булып тора. Әмма авыл халкының борчуын һәрвакыт шыгрым тулы чүп савыты уята – бу чишмә янында туктаган автомобильчеләрнең эше. Объект янында видеокүзәтү камерасы урнаштыру тәкъдим булып яңгырады. Төзекләндерелә торган юлның оптималь срокларында төгәлләнүе, сукбай этләр проблемасы, УЗИ аппараты эшендәге өзеклекләр, Урыссу - Иске Урыссу - Кече Урыссу - Ташкичү-Бәйрәкә маршруты зарурлыгы. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, якын көннәрдә вакытлыча маршрут эшләтеп җибәреләчәк, әмма аның гамәлдә булуы пассажирлар әйләнешенә бәйле булачак.

Әбсәләм авылында ФАП урнаштырачаклар. Бу киләсе елда булачак, дип хәбәр итте район башлыгы Аяз Шәфигуллин.

- Гадәттә октябрьдә мондый объектлар файдалануга тапшырыла, - дип ассызыклады ул. – Урынын билгеләдек инде.

Әбсәләм авыл җирлеге башлыгы Гөлназ Кубашева 2022 елда үзара салым акчасына башкарылган эшләр турында сөйләде. Мөгаен, саллылары арасыннан, Совет урамы буенча юлга асфальт җәюне, Юл буе урамы буенча суүткәргеч төзүне әйтергә мөмкиндер. Соңгысы киләсе елда дәвам итәчәк. Мөһим мәсьәләләрне хәл итүдән тыш, 2023 елда үзара салым акчасына Яшьләр һәм Пушкин урамнары буенча юлга вак таш җәю, Совет һәм Комсомол урамнары буенча юл чокырларын “ямау” һ.б. планлаштырыла.

Җыенда әбсәләмлеләр үз сорауларын җиткерде. Совет урамындагы күпфатирлы йортларда яшәүчеләр җитәкчеләрнең игътибарын канализация коеларының даими тулуына юнәлтте, нәтиҗәдә, сулар өскә агып чыга. Мәктәп урамындагы шамбо белән проблеманы хәл итүгә килгәндә, «Уруссу-Водоканал» ҖЧҖ директоры бу мәсьәлә 2023 елның февралендә хәл ителәчәк дип ышандырды – насос станциясе урнаштыру планлаштырыла. Совет урамындагы йортларда көчәнеш “сикерә”, бу көнкүреш техникасын сафтан чыгарырга мөмкин. Ә Мәктәп урамында урам яктырту лампалары кабынып сүнә. Сораулар аларны өйрәнү һәм чишү өчен контрольгә алынды.

Сүз уңаенда, 2023 елда республика финанславыннан мәхрүм калмас өчен яки акчаны тулы күләмдә алу өчен, үзара салым акчасын 20 мартка кадәр түләргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International