Ютазы районының җиде мәктәбе «Бумбатл» макулатура җыю акциясендә катнашты

2022 елның 28 ноябре, дүшәмбе

Нәтиҗәдә, эшкәртүгә 4737 кг макулатура тапшырылган.

 

Иң активлары #Урыссу гимназиясе #Бәйрәкә мәктәбе һәм #Иске Урыссу мәктәбе укучылары булды

#Урыссу 1 санлы башлангыч мәктәбе, #Каразирек мәктәбе, #Кече Урыссу  мәктәбе, # Урыссуның 2 номерлы мәктәбе укучыларына инициативаны хуплаулары өчен рәхмәт белдерәбез.

Белешмә өчен:

Макулатурадан яңа товарлар җитештерәләр, ул полигоннарда череми һәм янмый. Икенчел чималдан 1 тонна кәгазь ясау өчен 20 000 мең тоннага азрак су һәм 1000 кВтка азрак электр энергиясе кирәк.

60 килограмм макулатура бер агачны саклап кала. Кәгазь ясау өчен яңа агачны 10 елдан да иртәрәк кисәргә ярамый.

 

Макулатура түбәндәгеләрне җитештерүдә кулланыла:

- картон һәм гофрокартон;

- бәдрәф кәгазе, кәгазь кулъяулык һәм сөлгеләр, подгузниклар;

– заманча изоляцион материал - экомамык;

- бүлмәнең эчке бизәлеше өчен кулланыла торган җепселле плиталар;

- йомырка өчен контейнерлар, үсентеләр өчен савытлар;

- язу өчен кәгазь һәм полиграфия продукциясе җитештергәндә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International