Темасы - "Балалар бакчасы эше системасында традицион булмаган педагогик технологияләрне куллану».
Барлык җитәкчеләрне дә музыкаль юнәлештә актив кулланыла торган "Body Percussion" инновацион ысулы белән таныштырдылар. Әлеге ысул ярдәмендә балаларда хәрәкәт координациясе үстерелә, киеренкелек бетерелә, баланың да потенциалы ачыла.
Киңәшмәдә балалар бакчалары һәм төркемнәр эшчәнлеген туган (татар) телендә укыту һәм тәрбияләүне оештыру соравы да каралды.
Мәгариф бүлеге начальнигы Абрамов С.А. җитәкчеләргә ата-аналар взносларын вакытында түләү, мәктәпкәчә учреждениеләрнең муниципаль йөкләмәсен үтәү турында искә төшерде.