Әни – безгә гомер биргән зат, иң җылы караш, иң яратучан йөрәк, иң игелекле куллар.
Педагогларның бурычы - балаларда әниләр турында кайгырту теләге формалаштыру, аларны яхшы гамәлләре, назлы һәм ягымлы сүзләре белән сөендерү, кибеттән сатып алынган бүләкләр түгел, ә үз куллары белән ясалган бүләкләр белән куандыру. Әниеңне котлау - бүләк кенә тапшыру түгел, ә озак сакланачак һәм ана үз баласын шатлык һәм мәхәббәт белән искә төшерәчәк матур әйбер бирү.
"Мавыктыргыч кул эшләре" берләшмәсендә укучылар үз куллары белән бүләк ясадылар.