Җыеннар: Урыссу район үзәк хастаханәсендә - яңа медицина җиһазлары

2022 елның 28 ноябре, дүшәмбе

Район җирлекләрендә халык җыеннарында Урыссу үзәк район хастаханәсенең баш табибы Светлана Шакирова район хастаханәсенә яңа медицина җиһазлары кайтарылуы турында хәбәр итте.

 

Аларның кайберләре инде урнаштырылган, кайберләре эшли, ә кайберләре шушы көннәрдә эшли башларга тиеш.

- Бүген район үзәк хастаханәсендә компьютер томографы урнаштырылды, - диде Светлана Шакирова. - Вакыт таләпләренә туры килә торган камилләштерелгән әлеге җиһаз өчен башта химаячеләр ярдәме белән бина әзерләнде. Әлегә лицензияләү процедурасы бара. Бу процесс җитди, барыбыз теләгәнчә тиз түгел. Декабрьдә томография бүлмәсе ачылыр дип уйлыйм.

Урыссу үзәк район хастаханәсе баш табибы сүзләренә караганда, грант акчасына сатып алынган яңа ФГДС аппараты гамәлдә. Бу шулай ук заманча аппарат, аның арсеналында – архив, видео башкача әйткәндә, кешенең бөтен «эчке дөньясы» компьютер экранында күрсәтелә. ФГДС процедурасын якынча 400 кеше үтте. Сүз уңаеннан, якын көннәрдә тагын бер шундый аппарат кайтырга тиеш. Район хастаханәсендә дә маммограф кайтарылуы көтелә. Светлана Шакирова билгеләп үткәнчә, аңа лицензияләү процедурасы тизрәк узачак. Тиздән хатын-кызларыбыз маммограмманы үз районнарында үтә алачак.

Медицина җиһазлары арсеналы эксперт класслы УЗИ аппараты белән тулыландырылды. Ягъни, югары дәрәҗәдәге җиһазлар. Ә ЭКГ аппараты барлык ФАПларда да эшләячәк. Әлеге аппаратларның үзенчәлеге шунда ки, алар мәгълүматларны дистанцион тапшыру юлы белән шунда ук Әлмәтнең яки Казанның тиешле медицина үзәкләренә җибәрелә.

Күптән түгел генә сатып алынган генератор да район эскулапларының эшенә ярдәм итәргә тиеш. Билгеле булганча, электр кинәт сүнәргә  мөмкин, һава торышы үзгәрүчән. Авария-торгызу эшләре вакытында электр энергиясен сүндерү медицина хезмәткәрләренең эшенә комачауламаска тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International