Урыссуның 1нче балалар бакчасында Әниләр көненә багышланган «Мәхәббәт һәм игелек куллары” акциясе оештырылды 2022 елның 28 ноябре, дүшәмбе

2022 елның 28 ноябре, дүшәмбе

Әниләр рәсемдәге кулларга теләкләр яздылар һәм кояшкайга ябыштырдылар, урта төркем балалары әниләргә шигырьләр сөйләде. Балалар бакчасында мондый акцияләрнең төп максаты - уңайлы психологик климат булдыру. Ул уртак кәеф өстенлек иткән  эмоциональ халәт тудыра, аналарны һәм балаларны үзара якынайта, уңай эмоцияләр өсти. Акция ахырында “куллардан төзелгән нурлар белән кояш чыкты”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International