Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУдан килде:
2022 елның 29 ноябрендә метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында
консультация-кисәтү
2022 елның 29 ноябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе хәбәр итә:
Томанда:
Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.
Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга, кинәт тормозга басмаска кирәк. Тукталыш кирәк булганда, тизлекне салмак кына киметү зарур. Тоткарлаган вакытта берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шуның белән сезнең арттан барган машина
йөртүчеләрне кисәтергә кирәк. Автомобильнең техник торышына,
бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итү мөһим.Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренүчәнлектәге жилет кию зарур . Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Явым-төшемдә:
- урамда барганда сак булыгыз, электр линияләренең бөтенлегенә игътибар итегез;
- үз хуҗалыкларыгызда начар ныгытылган конструкцияләрне ныгытыгыз, аларның төшүе кешеләрнең җәрәхәтләнүенә китерергә мөмкин;
- шәхси йорт хуҗаларына яңгыр канализациясен һәм башка дренаж системаларын яңгыр суларын агызуга әзерләү буенча чаралар күрергә кирәк.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.