Ютазы районында үзешчән театр коллективлары смотр-конкурслары дәвам итә

2022 елның 28 ноябре, дүшәмбе

Авыл мәдәният учреждениеләренең үзешчән театр коллективлары смотр-конкурслары  дәвам итә.

Шушы көннәрдә Подгорный авылы мәдәният йорты "Память одного дня” автор куелышы спектакле белән, Бәйрәкәтамак авыл мәдәният йорты -  "Картлар йорты" һәм Көрәш-Бүләк авылы клубы "Авылча итеп" комедия скетчы белән чыгыш ясады, Кәрәкәшле авылында Айгөл Әхмәтгалиеваның «Баш куям тезләреңә» пьесасы буенча спектакль тәкъдим ителде.

Авыл үзешчән театр коллективларының спектакльләрен район мәдәният йортыннан жюри әгъзалары бәяли.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International