Урыссу самбочылары янә пьедесталда

2022 елның 28 ноябре, дүшәмбе

Чиләбе шәһәрендә спорт самбосы буенча ачык турнир узды, ул спортның әлеге төренә 84 ел тулу уңаеннан оештырылган иде.

Ярышларда Россиянең төрле шәһәрләреннән 600гә якын спортчы катнашты.

Ютазы спортчылары, «Олимп» спорт мәктәбенең самбо секциясендә тәрбияләнүчеләр турнирда катнаштылар һәм лаеклы нәтиҗәләргә ирештеләр.

Софья Игонина 59 кг авырлык категориясендә һәм Айдар Гайнетдинов 57 кг авырлык категориясендә беренче урыннарны яуладылар.

Моннан тыш, Хәйдәр Гайнетдинов барлык авырлык категорияләрендә җиңүчеләр арасында «билбау алды» һәм турнирның абсолют чемпионы булды.

Тырыш тренировкалары, тренерлар ярдәме һәм җиңүгә омтылышлары аркасында безнең самбочылар барлык ярышларда да лаеклы нәтиҗәләргә ирешәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International