Район мәктәпләре “Татарча диктант” халыкара акциясендә катнашты

2022 елның 28 ноябре, дүшәмбе

Ютазы районы мәктәпләре “Татарча диктант” халыкара акциясендә катнаштылар.

Татар әдәби телен белүләрен тикшерергә теләүчеләр 26 һәм 27 ноябрьдә акциягә кушылып, онлайн диктант яздылар.

Ата-аналар һәм укытучылар да татар телен белүләрен тикшерделәр. "Татарча диктант" акциясе грамоталы язу, әдәби татар телен белүгә, орфографияне һәм грамматиканы белүне тикшереп карауга юнәлдерелгән. Татар телендә диктант язуда теләгән һәркем катнаша алды.

Акция ел саен Россия Федерациясендә һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә үткәрелә. Диктант текстын КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты филологлары сайлый.

                                                

Акциядә барлыгы 1000гә якын кеше, шулай ук Ютазы районы башлыгы Аяз Әдип улы  Шәфигуллин да катнашты.

Акциянең иң яшь катнашучысына 10 яшь, ә иң өлкән катнашучыга - 80 яшь.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International