Шимбә көнне Урыссу үзәк район хастаханәсенә 10 миллион сумнан артык бәягә диагностик рентген маммография аппараты кайтарылды

2022 елның 28 ноябре, дүшәмбе

«Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү программасы кысаларында республика акчасына сатып алынган яңа аппарат сөт бизе авыруларын ачыклау һәм кисәтү өчен кулланыла. Элегрәк Ютазы районы хатын-кызлары мобиль маммографның график буенча килүен көткән булса, хәзер кирәкле диагностика аппараты безнең хастаханәдә дә бар.

- Иң мөһиме - барлык хатын-кызлар да маммографияне вакытында узуның ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңласын иде, - дип ассызыклады Урыссу үзәк район хастаханәсе баш табибы Светлана Шакирова.

 

Моннан тыш, Урыссу үзәк район хастаханәсендә сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча тагын бер УЗИ аппараты бар. Светлана Закировна билгеләп үткәнчә, тиздән бу яңа аппарат балаларны тикшерү өчен кулланылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International