Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2022 елның 29 ноябре, сишәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУдан килде:

 

2022 елның 30 ноябренә метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

 

2022 елның 30 ноябрендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә (Казанда төнлә һәм иртән).

 

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе хәбәр итә:

Томанда:

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.

Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга, кинәт тормозга басмаска кирәк. Тукталыш кирәк булганда, тизлекне салмак кына киметү зарур. Тоткарлаган вакытта берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шуның белән сезнең арттан барган машина йөртүчеләрне кисәтергә кирәк. Автомобильнең техник торышына,

бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итү мөһим.

Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренүчәнлектәге жилет кию зарур . Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

 

Явым - төшем булганда:

- урамда булганда сак булыгыз, электр тапшыру линияләренең бөтенлегенә игътибар итегез;

- үз хуҗалыкларыгызда начар ныгытылган конструкцияләрне ныгытыгыз, аларның җимерелүе кешеләрнең җәрәхәт алуына китерергә мөмкин;

- шәхси йорт хуҗаларына яңгыр канализациясен һәм башка дренаж системаларын яңгыр суларын агызуга әзерләү буенча чаралар күрергә кирәк.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннарыннан бушлай кабул ителә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International