25 ноябрьдә «Олимп» спорт комплексында Әниләр көне уңаеннан “Күңелле стартлар” узды.
Шушы көннәрдә "Сәламәтлек" төркеме җитәкчесе Сиринә Юлбарисова оештырган ярышлар «Олимп» спорт комплексында үткәрелде. Чарада районның иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре - район ветераннар советы рәисе Гүзәл Латыйпова һәм «Россия Пенсионерлар берлеге» җирле бүлекчәсе җитәкчесе Ирма Гетман, шулай ук район ветераннар хәрәкәте лидеры Зоя Глушкова катнашты. Алар "Сәламәтлек" төркемендә катнашучыларны бәйрәм белән котладылар һәм иң тәмле торт бүләк иттеләр.
Ярышлар бик күңелле һәм дәртлелек белән үтте. Җитезлеккә, чыдамлыкка һәм тизлеккә эстафеталарны спортчыл пенсионер хатын-кызлар җиңел һәм күңелле узды. Гадәттәгечә, дуслык җиңде! Күңелле уеннардан һәм ярышлардан соң, чарада катнашучыларның барысы да бәйрәм табыны оештырдылар.