Урыссу үзәк район хастаханәсендә СПИДка каршы акция узды

2022 елның 2 декабре, җомга

Ютазы районында 2022 елда ВИЧ-инфекцияле анадан бер бала туган.

 

Бүгенге көндә мондый диагноз белән ике бала исәптә тора.

 

Урыссу үзәк район хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлмәсе шәфкать туташы Эльмира Ситдыйкова мәгълүматлары буенча, ВИЧ-инфекция белән исәпкә барлыгы 54 кеше куелган. Шуларның 26сы - хатын-кыз. Ел дәвамында Ютазы районы буенча 3457 кеше ВИЧ-инфекциягә тикшерелгән.

 

1 декабрь - Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне кысаларында Ютазы районында Әлмәт шәһәренең СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәгенең медицина психологы Ландыш Артемьева һәм фельдшер-лаборант Ирина Гудошникова булдылар. Алар Урыссу гимназиясе укучылары, «Электросоединитель» җәмгыяте эшчеләре алдында ВИЧ-инфекция йоктыру очраклары һәм профилактика чаралары турында чыгыш ясадылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International