Балалар иҗат үзәгендә «Ораторлар лигасы» район конкурсы узды

2022 елның 2 декабре, җомга

Балалар иҗат үзәге базасында Ютазы районы мәгариф учреждениеләренең «Мөстәкыйль балалар» отрядлары арасында «Ораторлар лигасы» дигән район конкурсы узды.

Конкурста 8 мәктәп актив катнашты: Урыссу 3 номерлы урта мәктәбе , Урыссу 2 номерлы урта мәктәбе, Иске Урыссу урта мәктәбе, Димтамак, Кәрәкәшле төп белем бирү мәктәпләре, Каразирек урта мәктәбе, Бәйрәкә урта мәктәбе, Әпсәләм төп белем бирү мәктәбе.

Конкурс нәтиҗәләре буенча:

 1 урынны Иске Урыссу урта мәктәбеннән Золотухина Кристина яулады;

 2 урын - Камалтдинова Эмилиядә, Урыссу 3 номерлы урта мәктәбеннән;

3 урын - Гәрәева Ралинада, Димтамак мәктәбе;

3 урында Хәйдәрова Ралина, Кәрәкәшле мәктәбе.

Калган катнашучыларга катнашкан өчен дипломнар тапшырылды.

ЮМР балалар хәрәкәте кураторы Гөлчәчәк Вәлиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International