Ул өченче төркем инвалиды.
Бүген Урыссу үзәк район хастаханәсенең профсоюз комитеты рәисе Марат Гыйльметдинов ел саен 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көне кысаларында сигез инвалидка азык-төлек җыелмалары тапшырды. Алар арасында шәфкать туташлары да, табиблар да, техник хезмәткәрләр дә бар.
- Бүләктән бигрәк, игътибар кадерле, - диде Илнур Зиннур улы.