Бәйрәкә авыл клубында 30 ноябрьдә Әниләр көне, шулай ук «Моңлы саз» вокаль ансамбле юбилее уңаеннан тантаналы концерт узды.
Концерт ихлас, җылы шартларда үтте. Бәйрәкә мәктәбенең яшь йолдызчыклары һәм юбиляр ансамбль коллективы бәйрәм кунакларын үзләренең чыгышлары белән сөендерделәр. Тамашачылар артистларга шатланып һәм сокланып кул чаптылар.
«Моңлы саз» үзешчән вокаль ансамбле 2012 елда Бәйрәкә авылы мәдәният йорты базасында оештырыла. Ансамбль булдыру идеясе иҗади һәм талантлы хатын-кыз Зәйтүнә Ямаеваныкы, ул - коллективның җитәкчесе дә. Ансамбльнең репертуары, нигездә, татар халык җырларыннан тора, анда артистлар үзләренең талантлы башкарулары белән тамашачыга татар фольклоры зәвыгын тапшыра.
Ун ел дәвамында "Моңлы саз" ансамбле районның барлык концертларында һәм мәдәни-массакүләм чараларында даими катнаша. Шулай ук төрле конкурсларда һәм фестивальләрдә җиңгән, аларда ул берничә тапкыр лауреат дип танылган.
Чарада районның мәртәбәле кунаклары - район хатын-кызлар советы рәисе Наилә Хөснетдинова, Бәйрәкә авыл җирлеге башлыгы Альбина Әхмәтшина, "АгроМир" ҖЧҖнең финанс директоры һәм күзәтчелек советы рәисе Сирин Галиев, район мәдәният йорты директоры Николай Гребенюк катнашты. Алар коллективны бәйрәм белән котладылар һәм аңа бик күп җылы теләкләр юлладылар.