Түгәрәк өстәл артында, чәй табыны янында эчкерсез аралаштык, үз проблемаларыбыз белән уртаклаштык.
Сәхнәдән Подгорный башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, үзешчән сәнгать активистлары котлады. Чарада ветераннар советы рәисе Әхмәтвәлиева Әлфирә Гайфулла кызы, хатын-кызлар советы рәисе Әхтәмова Ризидә Нусрат кызы катнашты. Чәй табыны оештырганнары өчен Бәйрәмтамак авыл җирлеге башлыгы Әхмәтов Фларис Варис улына, Фазыл һәм Гөлназ Әхмәтшиннар гаиләләренә, Наил һәм Светлана Закировлар Рафаэль һәм Лилия, Баталовлар гаиләләренә рәхмәт белдерәбез.