Турнирда 7-10 сыйныф укучылары катнашты.
Шахмат ярышлары – үз-үзеңне тыныч тоту, мантыйк, шулай ук вакыйгалар үсешен исәпли белү ярышлары. Балалар ярышларда бик теләп катнаштылар. Уеннар җылы, иркен шартларда узды. Шахмат уены механизмнарга, оту мантыйгына өйрәтә, интеллектуаль үсешкә ярдәм итә, логик фикерләүне үстерә.
Балалар иҗат үзәгенең "Шахматлар" берләшмәсе җитәкчесе Сучкова М.В.