Гимназиядә юл хәрәкәте иминлеге буенча чара узды

2022 елның 2 декабре, җомга

Урыссу гимназиясендә «Куркынычсызлык территориясе» ЮХИДИ буенча агитация-пропаганда чарасы үтте.

Чарада Баулы районы ЮХИДИ идарәсенең профилактика бүлеге башлыгы Рәзидә Игнатьева һәм ЮХИДИ инспекторы Р. Җанназаров катнашты. Инспектор укучыларга юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искәртте, Рәзидә Илсур кызы юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү буенча викториналар үткәрде, "Юл тозаклары" видеоролигы күрсәтелде, чара ахырында ул яшь хәрәкәт инспекторлары (ЯХИ)  командасын, "Иң яхшы ЯХИ отряды җитәкчесе" республика конкурсында җиңүчеләрне, "Иң яхшы ЯХИ отряды" призерларын бүләкләде. Чарада катнашучыларның барысы да шул исәптән тамашачылар да, истәлеккә яктылык кайтаргыч элементлар кабул итеп алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International