“Игелек” ата-аналар клубы үз дәресләрен дәвам итә

2022 елның 2 декабре, җомга

Интернат- мәктәптә «ИГЕЛЕК» ата-аналар клубы проекты буенча махсус дәресләр дәвам итә.

Клуб җитәкчесе педагог-психолог Наталья Әхмәдишина әти-әниләрне Ronplay Kids заманча интерактив җиһаз белән таныштырды. Ком рельефындагы төсле үзгәрешләрне күзәтеп,  интерактив мәрмәр ком вулканын төзеп, ата-аналар "География", " Күңелле буяу" уеннары форматына җиңел кушылды. "Баланы кулыннан танып бел" дигән тренинг күнегүләре ясадылар. Технология укытучысы Ирина Абрамова белән мастер-класста агачка салфеткалардан декупаж чыршы уенчыгы ясадылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International