Бу көн ВИЧ һәм СПИД эпидемиясенең глобаль таралуын туктатырга кирәклеген искә төшерү. Бу вакыйгага багышланган 2нче мәктәп укучылары өчен Үзәк китапханәдә "ВИЧ: яшәү өчен белергә" дигән ачык сөйләшү сәгате үткәрелде. Китапханәче Гәрәева Рузилә Халыкара СПИДка каршы көрәш көне барлыкка килү тарихы һәм аның символы - кызыл тасма турында сөйләде. Бу авыруның куркынычы, симптомнары һәм үсеш этаплары, шулай ук профилактика чаралары турында хәбәр итте. Балаларга «Әйе яки юк» викторинасы, «Анаграмма» конкурсы, «Вазгыятьне тикшерү», «Зарарлану куркынычы» уен минуты, «Куркыныч һәм куркынычсыз» күнегүләре тәкъдим ителде. Чара ахырында "ВИЧ: яшәү өчен белергә" дигән социаль ролик күрсәтелде.