Балалар иҗат үзәгенең «Мастерица» берләшмәсе укучылары «Йокы саклагыч» ясадылар

2022 елның 2 декабре, җомга

«Йокы саклагыч» - Төньяк Америка индеецларының амулеты, ул легенда буенча кешенең йокысын саклый.

Традиция буенча, “йокы саклагыч”ны тал ботакларын түгәрәкләп ясыйлар һәм табигый җепләр белән тарттыралар. Без үз эшебездә түгәрәк нигез, шулай ук төрле җепләр, тасмалар, төймәләр, чәчәкләр, канатлар кулландык. Һәр укучының кабатланмас үз эше барлыкка килде.

"Мастерица" берләшмәсе педагогы Галипова Л. А.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International