Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында консультация- кисәтү

2022 елның 3 декабре, шимбә

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУдан килде:

 

2022 елның 4 декабренә метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

 

2022 елның 4 декабрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә аязган вакытта һәм көнчыгыш районнарда -25..-30 градус салкын  булыр дип көтелә (Казан шәһәрендә аязган  вакытта -25..-27˚).

 

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе тәкъдим итә:

Өшүдән һәм туңудан саклану өчен, урамга чыкмаска, балаларны, йорт хайваннарын озак вакытка урамга чыгармаска һәм ерак сәфәрләрдән тыелырга кирәк.

Өшүнең төп куркыныч факторлары: тыгыз һәм дымлы кием һәм аяк киеме, кан тамырлары проблемалары, спиртлы эчемлекләр, шулай ук зәгыйфьлек һәм ару. Туңудан саклану өчен кат-кат кием киегез - һава катламнары җылылыкны тота, җылы олтырак салыгыз һәм йон оекбашлар киегез-алар дымны сеңдерә, аякларны коры тота, салкынга җылы бияләйләрсез, баш киеменнән башка һәм шарфсыз чыкмагыз; даими актив хәрәкәтләр кирәк.

Көчле салкыннарда ерак сәфәрләрдә йөрмәү яхшырак. Автомобиль механизмнарында юл-транспорт һәлакәтләре һәм кинәт килеп чыккан проблемалар куркынычы кискен арта. Еракка йөрүче шоферларга да куркынычсызлык турында онытмаска кирәк - сезон буенча киенергә, җылы кием һәм аяк киеме турында онытмаска,үзең белән кайнар чәй алырга, мөмкин булганча ягулык запасы туплау мөһим.

Автомобильдә йөргәндә начар күренүчәнлек шартларында артык үзгәртеп урнашулардан, узып китүдән, алга чыгулардан баш тартырга кирәк.

Кинәт тормозга басудан саклану зарур: кирәк булганда, тукталу тизлеген салмак киметү мөһим. Тормоз педаленә берничә тапкыр басыгыз, шуның белән артта барган машина йөртүчеләрне кисәтегез.

Мөмкин булса, транспортта сәфәрләрдән тыелыгыз, табигатьтә озак прогулкалардан баш тартыгыз.

Һәр бәла – каза булган очракта, сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләр чакыруының бердәм номерына - «112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә кабул ителә һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International