Киңәшмә эшендә район башлыгы Аяз Шәфигуллин, район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Андрей Борисов, авыл хуҗалыгы производствосы ветераны Сәгадатулла Төхбәтуллин һәм башкалар катнашты. Киңәшмәдә катнашучылар тудыру цехында, сыер абзарында, бозаулар, таналар, үгезләр тотылан урыннарда һәм сөт комплексында булдылар. Киңәшмәнең гамәли өлеше терлекләрнең баш санын карап тотуның тиешенчә эшләп бетермәвен ачыклады. Соңгы вакытта терлекчелек продукциясе җитештерү буенча коллектив күрсәткечләре бераз кимегән. Киңәшмәдә килеп туган хәлдән чыгу юлы булып, терлек азыгы әзерләү җайланмалары сатып алу хезмәт итә алыр иде.
Киңәшмәнең практик өлеше Кече Урыссу авылы мәдәният йортында узды. Биредә район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре тармакның төп күрсәткечләре буенча җентекле анализ ясадылар. Бу - сөт җитештерү, терлекләр үлеме, үрчем алу. Район башлыгы җитәкчеләрнең күпчелегенең игътибарын фермаларга даими йөрмәве фактына юнәлтте. Бу гына да терлекләрнең җитештерүчәнлеге кимү сәбәпләрен күрсәтер иде инде.
Район авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү бүлеге начальнигы Азат Мәхмүтов авыл хуҗалыгы техникасын кышкы сакланышка кую мәсьәләсенә тукталды. Авыл хуҗалыгының башка актуаль мәсьәләләре дә каралды.