Ютазылыларга тайгак урамнарда сак булырга киңәш итәләр

2022 елның 5 декабре, дүшәмбе

Республикада, шул исәптән Ютазы районы медицина учреждениеләрендә 10 декабрьгә кадәр уза торган урам травматизмын  профилактикалау атналыгы кысаларында Яссытугай һәм Иске Урыссу торак пунктлары фельдшерлары Алия Кашапова һәм Лениза Искәндәрова авыл халкын, аеруча өлкәннәрне, тайгак урамнарда сак булырга өндәделәр.

Әлбәттә, әгәр җәяүлеләр юлына ком сибелмәгән икән, егылганда җәрәхәтләрдән ничек сакланырга кирәк булуын берьяклы гына аңлатып булмый, боз кар астында да булырга мөмкин. Шуңа күрә бу очракта таймый торган аяк киеме  яки киез итек кию яхшырак, бу сезнең хәрәкәтегезне чагыштырмача ышанычлырак итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International