Гимназия музее мөдире Г.М. Гарипова «Синең исемең билгесез, синең батырлыгың үлемсез» дигән хәтер сәгате үткәрде. Гөлназ Мөнәвир кызы балаларга истәлекле дата - 3 декабрь – Билгесез Солдат көне һәм Кремль диварлары янындагы Александр бакчасында урнашкан «Билгесез солдат кабере» архитектура ансамбле тарихы турында сөйләде. Чара вакытында шагыйрь-фронтовиклар Михаил Исаковский, Эдуард Асадов, Сергей Орлов шигырьләре яңгырады.