БР Туймазы шәһәрендә СССР спорт мастеры В. В. Ковалев истәлегенә багышланган самбо буенча республика турниры үтте.
Ярышларда Татарстан, Башкортстан һәм Самара өлкәсеннән 120 спортчы катнашты. "Олимп" урта мәктәбенең самбо секциясендә шөгыльләнүче Хәйдәр Гайнетдинов Ютазы районын лаеклы рәвештә тәкъдим итте һәм 2009-2011 елларда туган үсмерләр арасында 54 килограммга кадәрге авырлык категориясендә 3нче урынны алды.