Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Үзәк китапханә хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең өйләренә китаплар һәм вакытлы матбугат алып килүне, алар ярдәмендә яхшы кәеф тудыруны оештырдылар. Очрашуда китапханәче укылган әсәрләр турында әңгәмә уздырды, яңа китаплар турында сөйләде, яңа әдәбият һәм яңа газеталар, журналлар белән таныштырды. Китапханәче үзенең визитын татлы бүләкләр тапшыру белән тәмамлады.