«Олимп» спорт комплексында яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге оештырган Халыкара инвалидлар көненә багышланган йөзү буенча турнир узды.
Күңелле һәм актив катнашучылар яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Аларны мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дип әйтеп булмый. Йөзү секциясе тренеры Зәринә Мифтахова турнирның баш судьясы булды.
Хатын - кызлар арасында йөзүдә беренче урынны Зәния Җиһаншина алды, икенче урынны - Роза Кондрашова. Ирләр арасында беренче урынны Дамир Уралов, икенче урынны Сергей Ухорский, өченче урынны Дамир Исмаев яулады.
Барлык призерлар да грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән билгеләнде.