Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУдан килде:
Татарстан Республикасы территориясендә шторм кисәтүе
2022 елның 3 декабреннән Татарстан Республикасы территориясендә тәүлеклек уртача температура нормадан 9 градуска һәм аннан да нык түбәнәйгән аномаль-салкын һава торышы урнашты. Республикада аномаль-салкын һава торышы 2022 елның 9 декабренә кадәр сакланачак.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:
Өшүдән һәм туңудан саклану өчен, урамга чыкмаска, балаларны, йорт хайваннарын озак вакытка урамга чыгармаска һәм ерак сәфәрләрдән тыелырга кирәк.
Өшүнең төп куркыныч факторлары: тыгыз һәм дымлы кием һәм аяк киеме, кан тамырлары проблемалары, спиртлы эчемлекләр, шулай ук зәгыйфьлек һәм ару. Туңудан саклану өчен кат-кат кием киегез - һава катламнары җылылыкны тота, җылы олтырак салыгыз һәм йон оекбашлар киегез-алар дымны сеңдерә, аякларны коры тота, салкынга җылы бияләйләрсез, баш киеменнән башка һәм шарфсыз чыкмагыз; даими актив хәрәкәтләр кирәк.
Көчле салкыннарда ерак сәфәрләрдә йөрмәү яхшырак. Автомобиль механизмнарында юл-транспорт һәлакәтләре һәм кинәт килеп чыккан проблемалар куркынычы кискен арта. Еракка йөрүче шоферларга да куркынычсызлык турында онытмаска кирәк - сезон буенча киенергә, җылы кием һәм аяк киеме турында онытмаска,үзең белән кайнар чәй алырга, мөмкин булганча ягулык запасы туплау мөһим.
Автомобильдә йөргәндә начар күренүчәнлек шартларында артык үзгәртеп урнашулардан, узып китүдән, алга чыгулардан баш тартырга кирәк.
Кинәт тормозга басудан саклану зарур: кирәк булганда, тукталу тизлеген салмак киметү мөһим. Тормоз педаленә берничә тапкыр басыгыз, шуның белән артта барган машина йөртүчеләрне кисәтегез.
Мөмкин булса, транспортта сәфәрләрдән тыелыгыз, табигатьтә озак прогулкалардан баш тартыгыз.
Һәр бәла – каза булган очракта, сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләр чакыруының бердәм номерына - «112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә кабул ителә һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай.