Коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан Урыссу 3 номерлы мәктәбенең 8-11 нче сыйныфлары Ютазы районы прокуроры Александр Микеркин, «Форпост» үзәгенең яшьләр белән эшләү буенча белгече Диана Кәтиева һәм яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белгече Дарья Газетдинова белән очрашты.
Кунаклар коррупция күренешләре, коррупция фактлары өчен җаваплылык турында сөйләделәр. Балалар сораулар бирделәр, диалогта актив катнаштылар.