«Халык контроле» хезмәт законнары өлкәсендә кагыйдә бозулар буенча мөрәҗәгатьләр кабул итә башлады

2022 елның 7 декабре, чәршәмбе

Республикада гражданнарның «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына «Соры» хезмәт базары»  юнәлеше буенча тиешле мөрәҗәгать бирү юлы белән формаль булмаган мәшгульлек, рәсми булмаган хезмәт хакы түләү фактлары турында хәбәр итү мөмкинлеге туды. Халык эшчеләргә «соры» хезмәт хакы (тулысынча яки өлешчә) түләүче һәм билгеләнгән тәртиптә хезмәткәрләр белән хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштермәүче эш бирүчеләр турында хәбәр итә алачак.

Әлеге чара «Халык контроле» системасына кулланучылардан килгән белдерүләр буенча хезмәткәрләр белән билгеләнгән тәртиптә хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштермәгән һәм хезмәткәрләргә «соры» хезмәт хакы түләүче эш бирүчеләрне ачыкларга, аларга карата, шул исәптән республикада формаль булмаган мәшгульлекне киметү буенча башкарыла торган эш кысаларында, йогынты чаралары күрергә мөмкинлек бирәчәк.

Моннан тыш, «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына эш урыннарында куркынычсыз хезмәт шартларын оештыру проблемалары турында гражданнардан мөрәҗәгатьләр кабул ителә.

 

Шулай ук исегезгә төшерәбез, районда «соры» хезмәт хакларына каршы көрәш буенча «кайнар» линия телефоны эше оештырылган: (885593)2-42-06. Барлык шалтыратулар да белгечләр тарафыннан анализлана, ә алынган мәгълүмат керемнәрне легальләштерү буенча территориаль комиссия тарафыннан оешмаларга күчмә тикшерүләр үткәргәндә кулланыла.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International