Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУдан килде:
2022 елның 8 декабренә метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2022 елның 8 декабрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һава температурасы -25..-28˚ градуска кадәр төшәр дип көтелә.
Һәр бәла – каза булган очракта, сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләр чакыруының бердәм номерына - «112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә кабул ителә һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай.