Пенсионерлар өчен скандинавия таяклары «Энергия» стадионына тапшырылды

2022 елның 7 декабре, чәршәмбе

Хәрәкәттә-бәрәкәт, һәм өлкәннәр өчен бу аеруча мөһим.

Күптән түгел Ютазы районы пенсионерлары өчен 10 пар скандинавия таягы тапшырылды.

«Энергия» стадионында Ютазы районы ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Гүзәл Латыйпова һәм Ютазы районы «Көмеш» волонтерлары скандинавия таякларын кабул иттеләр. Стадион директоры Марат Җәләев һәм яшьләр һәм спорт бүлеге начальнигы Регина Галләмова скандинавия йөрүенең файдасы һәм таяклардан файдалану кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрделәр.

Хәзер безнең пенсионерлар өчен стадионда пенсия таныклыгы булганда 8.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр скандинавия таякларын бушлай прокатка алу оештырылган.

Саф һавада , стадион буйлап йөрү һәм йөрү процессында үзара төрле темаларга әңгәмәләр кору бик күңелле бит!

Чарада катнашучыларның барысы да «Энергия» стадионында сәламәтлек өчен вакыт үткәрүләреннән канәгать иде. Шулай итеп, үзегез белән һәм пенсия таныклыгыгызны һәм дусларыгызны алып, йөрергә  килегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International