Урыссуда инвалидлар декадасы кысаларында шашка буенча турнир узды

2022 елның 7 декабре, чәршәмбе

Сукырлар җәмгыятенең җирле бүлекчәсе базасында инвалидлар декадасына багышланган шашка турниры узды.

 

Турнирны яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге оештырды. Актив өлкәннәр интеллектуаль ярышта бик теләп катнаштылар. Хатын - кызлар арасында беренче урынны Рәзинә Гарипова һәм Ләйлә Нуриева алды, икенче урынны - Лена Жукова. Ирләр арасында беренче урынны - Дамир Уралов, икенче урынны - Сергей Ухарский һәм Фәрит Насыйбуллин алды. Җиңүчеләр грамоталар һәм бүләкләр белән бүләкләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International