«Иң яхшы архив» республика конкурсы йомгаклары

2022 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

Белешмә өчен: конкурска барлыгы 51 оешма – дәүләти һәм муниципаль архивларны комплектлау чыганаклары гариза биргән.

 

Проектларны турыдан-туры яклауга 10 коммерцияле булмаган оешма, 10 авыл җирлеге, 5 коммерцияле оешма кертелде. 12 оешма җиңүче дип табылган.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын комплектлау чыганагын – коммерциячел булмаган оешманың һәм гавами хакимият органнарының иң яхшы архивы» һәм «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын комплектлау чыганагын коммерцияле оешманың иң яхшы архивы» республика конкурсларында җиңүчеләргә сертификатлар тапшыру тантанасы булды.

Быел конкурс кысаларында авыл җирлекләре өчен аерым номинация билгеләнгән. Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов авыл җирлекләренә 375 мең сумлык 6 сертификат тапшырды, алар арасында ТР Ютазы районының Акбаш авыл җирлеге дә бар.

Бу акчаларга Акбаш авыл җирлеге мәгълүмат исәпкә алу системасын модернизацияләячәк һәм ныгытачак.

Моннан тыш, Россия Федерациясе Архив фонды документларын һәм башка архив документларын саклап калуны тәэмин итү проектларын хуплаган өчен Ютазы районы башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина диплом белән бүләкләнде. Районның архив бүлеге Автоном планетар сканерлау комплексыннан һәм аңа аксессуарлардан торган комплект алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International