Республика территориясе буенча уза торган федераль әһәмияттәге автомобиль юлларында йөк транспорты һәм автобуслар хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелә. Чикләүләр 2022 елның 11 декабрендә 17:00 сәгатьтән башлап, һава торышы яхшырганчыга кадәр кертелә.
Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны соңгы чик зарурлык булмаса, торак пунктлардан читкә чыкмаска чакыра. Юлда штаттан тыш хәлләр килеп чыккан очракта, ярдәм сорап 8(843)5333888 (ТР буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясенең дежур часте), 8(843)2919191 (ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының диспетчерлык хезмәте) телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.