Бригадир да, артист та булганӘһәмиятле дата белән хезмәттәшен котларга район сугыш һәм хезмәт ветераннары рәисе Зоя Глушкова килде. Тантана сәбәпчесенә иң изге теләкләрне юллап, Зоя Васильевна юбилярга истәлекле бүләк тапшырды. Әхмәтовка, пенсия яшендә булуына карамастан, әле афәрин дип әйтергә була – терлек асрый, бакча үстерә, алты онык тәрбияли һәм балыкка йөри. Хәер, Миңнемәгъсүм Миңнехан улы һәрвакыт энергияле, актив кеше була. Чандыр гәүдәле, хәрәкәтчән, яшь чагында ул спорт, үзешчән сәнгать белән шөгыльләнә, җирле мәдәният йорты спектакльләрендә теләп катнаша, талантлы артист була. Армия тормышы да Әхмәтовка күп нәрсә бирә – анда җаваплылык, ярдәмчеллек хисе һәм ирләрчә дуслыкның ни булуын аңларга өйрәтә. “Мин Чукоткада хезмәт иттем. Мине командир итеп билгеләгән отделениедә төрле милләт кешеләре булды. Бернинди кысрыклаулар, “бабайлык” юк иде. Бары үзара булышлык һәм хезмәткә карата зур җаваплылык кына булды. Анда калырга тәкъдим иткәннәр иде. Туган якларны һәм авыл кызларын хәрби хезмәткә алыштырып була мени?” – дип шаярта юбиляр.
Аңа туган “Байкал” колхозында нинди генә эшләр башкарырга туры килми? Эретеп ябыштыручы, кырчылык бригадасы бригадиры, механик була ул... Бу әле аның хезмәт вазифаларының тулы исемлеге түгел. Хезмәт юлының соңгы егерме елында район газ хуҗалыгында газ җайланмаларын эксплуатацияләү буенча слесарь булып эшли. Биредән үк лаеклы ялга да китә. Ул инде биш ел башлангыч ветеран оешмасын җитәкли. Аксакаллар белән бергә бакыйлыкка китүчеләрне җирләү чараларында, авыл зиратын тәртипкә китерүдә катнаша. Үзен хезмәт тормышы бәйләгән кешеләр турында сөйләп, үзенең икенче яртысы – тормыш иптәше турында да онытмый. Бу кыздан уңдым мин, дип елмая ул хәләл җефетенә карап. Ышанабыз. Ни генә булмас дөньяда.