Ютазы районы Урыссу бистәсенең 3нче “Ромашка” балалар бакчасы тәрбиячесе Татьяна Маркелова «Мин ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘМ һәм эшлим - 2022» рус телле тәрбиячеләрнең VI республика конкурсының читтән торып үткәрелгән турында лидерлар унлыгына керде.
Конкурста катнашу өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 54 белем бирү учреждениесеннән 54 гариза һәм видеоролик алынды. Конкурсның төп туры Арча районындагы "Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте" базасында узачак, анда Татьяна Маркелова да катнашачак.