Урыссудагы 3 нче номерлы мәктәпнең 5 сыйныфларында Геройлар көне кысаларында мәгълүмат сәгате узды

2022 елның 13 декабре, сишәмбе

Ул якташыбыз - Советлар Союзы Герое Шәрипов Фатыйх Зариф улына багышланды.

Шәрипов Фатыйх Зариф улы-183 нче танк бригадасының 398 нче танк батальонының танк ротасы командиры (10 нчы танк корпусы, 40 нчы армия, Воронеж фронты), өлкән лейтенант лейтенант була.

 

1921 елның 20 гыйнварында хәзерге Ютазы районы Бәйрәкәтамак авылында крестьян гаиләсендә туа. Татар. Бөгелмә педагогия училищесының 3 курсын тәмамлый, укытучы булып эшли. 1940 елда армиягә Баулы район хәрби комиссариаты тарафыннан чакырыла. 1942 елда Казан танк училищесын тәмамлый.

Хәрәкәттәге армиядә – 1942 елның маеннан. Көнбатыш, көньяк-көнбатыш, Воронеж, 1 нче Украина фронтларында сугыша. Ике тапкыр каты яралана.

Днепр елгасын кичкәндә, Сумско-Прелукская һөҗүм итү операциясе барышында һәм Букринский плацдармындагы сугышларда аеруча аерылып тора.

 

1943 елның 23 сентябренә каршы төндә үз ротакомандиры буларак, дошман уты астында Днепр аша Киев өлкәсенең Балыко-Щучинка авылы янында авылны яулап алалар һәм 3 тәүлек дәвамында дошманның контратакаларына каршы торалар. Шәхсән 5 дошман танкын юк итә.

 

СССР Югары Советы Президиумының 1944 елның 10 гыйнварындагы Указы белән, Днепрны кичкәндә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен, Шәрипов Фатыйх Зариф улына Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале белән Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

 

1995 елның 29 июнендә вафат була. Санкт-Петербургның Көньяк зиратында җирләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International