Хәзер Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта "Алма-Бирмә!" Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган республика форумы уза .
Ютазы районыннан чарада район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Руслан Нигъмәтуллин һәм яшьләр бүлеге белгече Дарья Газетдинова катнаша.
Форум башында мәгариф, экологик һәм санитар-эпидемиологик куркынычсызлык, торак-коммуналь хуҗалык, җеназа эше һәм ритуал хезмәтләр күрсәтү, халыкка медицина хезмәте күрсәтү, авыл хуҗалыгы өлкәләрендә коррупция куркынычлары турында фикер алышачаклар.
Форумның икенче этабын «Коррупциягә каршы сәясәт һәм яшь гаиләләрнең хокукларын яклау» мәйданчыгы ачачак, ул яшь гаиләләр берләшмәләрендә катнашучыларны, муниципаль берәмлекләрнең яшьләр парламентларын, муниципаль берәмлек башлыкларының яшьләр ярдәмчеләрен җыячак.