Россиядә Ватан Геройлары көне - һәр елны 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата

2022 елның 13 декабре, сишәмбе

Урыссу 2нче төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында әлеге истәлекле датага багышланган чара узды.

 

2 һәм 3нче мәктәп укучылары алдында "Яшь талантлар" студиясе солисты Арина Шарипова "Я хочу, чтобы не было больше войны" җырын башкарды.

Балалар һәм педагоглар һәлак булган солдатларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Өстәмә белем бирү педагогы Вәлиева Г. И.балаларга әлеге датаның барлыкка килүе, Ватаныбыз геройлары турында сөйләде. Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагоглары Галипова Л.А., Вәлиева А. Т. чыршы ботакларыннан, фомираннан чәчәкләрдән гирляндалар ясау буенча мастер - класс үткәрделәр.

Чарадан соң балалар мемориал янында, Мәңгелек ут янына гирлянда куйдылар.

Әлеге чара үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләүгә юнәлдерелгән һәм үткәндәге элемтәнең дәвамчанлыгын эпохаль хатирә нигезендә саклап калу өчен кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International