Салкын плиталарда - тере чәчәкләр...
Район башлыгы Аяз Шәфигуллин, район Башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина һәм район Советы Аппараты җитәкчесе Марьяна Харисова якташларыбызга рәхмәт йөзеннән кызыл канәферләр салды.
Район мәдәният йорты сәхнәсеннән Россия Федерациясе гражданы паспортларын тапшыру да бу көнне зур вакыйга иде. Төп документны алу өчен егетләр һәм кызлар көчле алкышлар астында сәхнәгә күтәрелделәр. Район башлыгы, залда утыручыларны район мәгариф учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләрне сәламләп, кыскача истәлекле көннең асылына тукталды.
- Геройлар көне - ватандашларыбызның батырларча үткәнен искә алу гына түгел, ә яшәүчеләрне хөрмәтләү дә, - дип билгеләп үтте район башлыгы үз чыгышында. - Җәмгыятьтә Ватанга фидакарь һәм эчкерсез хезмәт итү идеалларын формалаштыру тырыш хезмәт ияләренең, әйтик, Социаль Хезмәт Герое Тәүзиха Зарипова кебек, дан өчен яшәмәгәннәрен һәм эшләмәгәннәрен аңларга омтылудан башлана. Алар үз төбәгенең чәчәк атуы, аның иминлеге хакына фидакарь хезмәт куйганнар.
Безнең геройлар:
- Тәүзиха Гәрәй кызы Зарипова (Кәрәкәшле) - Социалистик Хезмәт Герое;
- Фатыйх Зариф улы Шәрипов (Бәйрәкәтамак) – Советлар Союзы Герое;
- Зәкий Тимерҗан улы Тимерҗанов (Акбаш) – Социалистик Хезмәт Герое.