Өлкән сыйныф укучылары алдында һәрвакыт бер мөһим сорау тора: «Кем булырга?»

2022 елның 13 декабре, сишәмбе

Нәкъ менә хәзерге вакытта әлеге проблема бик мөһим мәгънәгә ия була бара, чөнки хезмәт базарында кискен көндәшлек мәктәп укучыларын һәм аларның ата-аналарын бу мәсьәлә турында уйланырга мәҗбүр итә.

Аңа дөрес җавап кешенең бөтен язмышына тәэсир итә. Һөнәри юнәлеш бирү - егеткә яки кызга тормышта үз урынын табарга булыша.

УГНТУның Октябрьский филиалы вәкиле Миңневәлиев Т. Н.11 нче сыйныф укучылары белән очрашты. Бу очрашу барышында ул укучыларга һөнәрләр һәм белгечлекләр, юнәлешләре һәм укырга керү кагыйдәләре, студентларның теоретик һәм практик белемнәрен һәм ялын оештыру, стипендия системасы, чыгарылыш сыйныф укучыларын эшкә урнаштыру турында җентекләп сөйләде. Өлкән сыйныф укучылары барлык сорауларына да җавап алдылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International