Безнең чаңгычылар чираттагы тапкыр районның спорт казанышлары маясын тулыландырдылар.
Тренерлар Илмир Латыйпов һәм Таһир Гыйззетдиновның шәкертләре бертуган Латыйповлар 11 декабрьдә Җәлил бистәсендә узган чаңгы ярышлары буенча республика турнирында катнаштылар. Яшь чаңгычылар арасында көрәш чыннан да киеренке барды. Призлы урынны яулауда еш кына хәлиткеч рольне секундның бер өлеше уйный. Әйтик, 2011 елда туган һәм аннан кечерәк малайлар арасында классик стильдә 1 км дистанциядә өченче урынны Илтимер Латыйпов яулады. 2009-2010 елгы малайлар арасында классик стильдә 3 км дистанциядә Искәндәр Латыйпов бронза медаль яулады.